Башкортстаннан ике команда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә “Алтын көз” халыкара йөзшакмаклы шашка турнирында катнашты.
Турнирда Беларусь Республикасы Европа Берлегеннән сигез команда һәм Брянск шәһәреннән тагын бер Русия командасы уйнады.
“Башкортстан-1” командасы составында уйнаган Байназаров Илхан (Уфа), Кирәев Ринат (Ишембай), Бабинцев Михаил (Уфа) һәм Степанова Софья (Ишембай) барлык җиде матчта да җиңеп, 1 урынны яулады .
“Башкортстан-2” командасы составында уйнучы Бабинцев Дмитрий (Уфа), Хәсәнова Самира (Баймак), Байназаров Ирхан (Уфа), Тансыккужина Сафия (Уфа) 3 урынны яулады.