-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь 2023, 21:10

Камилә Вәлиева алда бара!

 Русия Гран-при ярышларының дүртенче этабы бара.

Камилә Вәлиева алда бара!
Камилә Вәлиева алда бара!

Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева бүген Казанда узган Русия Гран-при ярышларының дүртенче этабында кыска программада җиңү яулады. Фигуралы шуу остасы искиткеч матур чыгыш ясап, лаеклы рәвештә беренче урынны яулады.

Камилә бүген кыска программада 81,09 балл җыйды.

Софья Муравьева — икенче, Алина Горбачева өченче урынга чыкты. Судьялар Софьяның чыгышын — 77,02, ә Горбачеваның чыгышын 73,29 баллга бәяләделәр.

Иртәгә фигурачылар Казанда ирекле программа белән чыгыш ясаячак. Икенче ярыш көне алдыннан Камилә Вәлиева Софья Муравьевадан дүрт баллга өстен тора.

Билгеле тренер Этери Тутберидзеның тагын бер укучысы Дарья Садкова үз чыгышы белән Казан тамашачысын сокландырды. Кыска программа нәтиҗәләре буенча ул дүртенче урында тора.

Билгеле булуынча, Русия Гран-при этаплары җиңүчеләре, узган сезондагы кебек үк, 500 мең сум акча алачак.

 

Фото: cdnstatic.rg.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: