Бу хакта республиканың Адаптив спорт үзәгенең телеграмканалында хәбәр ителә.
Башкортстанның яшь спортчысы Эмиль Сәлимгәрәев терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткән йөзү буенча Русия беренчелегенең алты тапкыр чемпионы булды.
Йөзү буенча ярышлар Раменское шәһәрендә узды. Аларда Русиянең 42 төбәгеннән 370тән артык спортчы катнашты. Русия җыелма командасы әгъзасы Эмиль Сәлимгәрәев алты алтын медаль яулады. Ирекле стильдә 50 метр, 100 метр һәм 400 метр дистанцияләрдә, шулай ук баттерфляйда 100 метр, аркада 100 метр һәм комплекслы йөзүдә 200 метр дистанциядә мульти-медаль ияләре арасында беренче булды.
Билгеле булуынча, Башкортстанның Адаптив спорт үзәге Милли спорт премиясе шорт-листына керде. Әлеге учреждение "Иң яхшы адаптив спорт оешмасы" номинациясендә иң яхшысы исеменә дәгъва итә.