Барлык яңалыклар
Спорт
24 ноябрь 2023, 19:05

Спорт йолдызы һөнәр алыштырамы?

 Камилә Вәлиева үзен башка өлкәдә дә сынап карамакчы.

Спорт йолдызы һөнәр алыштырамы?
Спорт йолдызы һөнәр алыштырамы?

Камилә Вәлиева Алинә Заһитова белән Анна Щербакованы да уздырмакчы. Ул елның яңа “Ел җыры”н алып барачак, һәм бу бик көтелмәгән хәл.

Алинә Заһитова һәм Анна Щербакова артыннан алып баручы ролендә үзен тагын бер спорт йолдызы Камилә Вәлиева сынап караячак. 3 декабрьдә фигуралы шуу остасы “Мегаспорт” та яңа“Ел җыры”масштаблы музыкаль фестивалендә яңа сыйфатта чыгыш ясый.

Шоу-бизнеста спортчыларның мондый төр сынаулары гаҗәпләндермәсә дә, Камиләнең зур сәхнәдә дебюты барыбер аптырата, чөнки ул спорт карьерасын әле тәмамламаган.

Чынлыкта, шоу-бизнеста фигуристлар арасында беренче булып Алинә Загитова чыгыш ясамаган. Аңа кадәр үк алып баручылар һәм актерлар ролендә Ирина Слуцкая, Алексей Ягудин, Алексей Тихонов һәм башка күпләр үз көчләрен сынап караган.

Камилә Вәлиеваның “Мегаспорт”та дебюты аның шоу-бизнес карьерасының башы булырмы? Әлегә билгеле түгел. Ләкин “Ел җыры”на кадәр Камиләне “Мегаспорт” та тагын бер мөһим чара — Гран-при этабы көтә. Бу ялларда узачак ярышта Камиләгә уңышлар юлдаш булсын!

 

 

Фото: cdn-m.sport24.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: