Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның алтынчы, йомгаклау этабында беренче урынны алды. Ярышлар узган ялларда Мәскәүдә “Мегаспорт”аренасында узды. Камилә Вәлиева ике программа суммасы буенча 226,22 балл җыйды.
Бик күпләр яраткан фигуралы шуу остасының төрле яклап талантлы кыз булуы турында язган идек инде. Билгее булуынча, спорт йолдызы үзен алып баручы ролендә сынап караячак. 3 декабрьдә Камилә “Мегаспорт” та яңа“Ел җыры”масштаблы музыкаль фестивалендә яңа сыйфатта чыгыш ясый. Тагын бер яңалык: Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваны кинода да күрәчәкбез әле. Ул “Котострофа”комедия сериалы эпизодында төшкән.
Спортчының фан-каналы телеграмда хәбәр итүенчә, Камиләне беренче сезонның бишенче сериясендә күрергә мөмкин булачак. Сериал Русиянең онлайн-кинотеатрларының берсендә чыга. Анда яңа хуҗаларның тормышын тулысынча үзенә буйсындырган мәче турында сүз бара.
Фото: sportmail.ru