Барлык яңалыклар
Спорт
5 декабрь 2023, 15:10

Алинә Заһитованың мәктәбе уникаль булачак!

Олимпия чемпионы әлегә барлык серләрен дә ачып бетерми.

Алинә Заһитованың мәктәбе уникаль булачак!
Алинә Заһитованың мәктәбе уникаль булачак!

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова әйтүенчә, Казанда аның фигуралы шуу мәктәбе уникаль булачак, ә ул үзе анда тренер булып эшләячәк. Бу хакта “Матч ТВ” хәбәр итә.

Ноябрьдә Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казанда Заһитова мәктәбен 2024 елда төзи башлау һәм шул ук елны тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте.

— Минем мәктәпкә килгәндә, гаять зур эш башкарылды. Мин инде архитектор, проектлаучы булдым, дип шаяртам. Әлегә тренер булып эшләмәдем, ләкин мин актив стадиядә. Шулай ук хәзер мәктәп өчен үз эшенең профессионалларын, тренерлар актив эзлибез. Бу мәктәп уникаль булачак, чөнки анда башка мәктәпләрдә булмаган күп нәрсә булачак. Әлегә серләрне ача алмыйм, әмма балалар канәгать булыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, мин фигуралы шууны популярлаштыра , үз күнекмәләремне һәм карьерамның күп елларында өйрәнгәнемне балаларга тапшыра алам.

Алинә Загитова 2018 елда Пхенчханда Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Шулай ук 21 яшьлек фигуристка дөнья чемпионатында һәм Европа чемпионатында җиңү яулады. 2019 елда ул карьерасын туктатты.

 

 

Фото: photobooth.cdn.sports.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: