-1 °С
Ачык
Башкортстан көрәшчесе Саранскида грек-рим көрәше буенча округ турнирында алтын медаль яулады.
16 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә бертуган Хәлиловлар призына Дамир Таһиров югары дәрәҗәдәге медальгә лаек булды. Көрәшче 32 килограмм категориясендә чыгыш ясаган.
Шулай ук медальләрне тагын өч Башкортстан вәкиле алды. Эдгар Шерстобитов, Николай Турбин һәм Ратмир Галимҗанов бронза призерлары булды.
Фото:телеграм-канал министерства спорта Республики Башкортостан