+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
31 гыйнвар , 15:05

Камилә Вәлиеваны яклаучы булганмы?

Атказанган тренер Татьяна Тарасова спортчыны яклаган кешеләргә сораулары күп булуын белдерде.

Камилә Вәлиеваны яклаучы булганмы?
Камилә Вәлиеваны яклаучы булганмы?

Фигуралы шуу буенча СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова Русия фигуристкасы Камилә Вәлиеваның Спорт арбитраж судында (CAS) мәнфәгатьләрен яклаган юристларга сораулары барлыгын белдерә. Бу хакта “Матч ТВ” хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне CAS Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. Дисквалификация срогы 2021 елның 25 декабреннән исәпләнә. Соңрак Халыкара конькида йөгерүчеләр берлеге (ISU) спортчының проба алу көненнән алып барлык нәтиҗәләре юкка чыгарылганын игълан итте. Бу шулай ук 2022 елгы Олимпия уеннарының команда турниры нәтиҗәләрен яңадан карауга китерде, анда Русия җыелма командасы җиңү яулаган иде. Беренче урын хәзер АКШ командасына бирелә, икенче урында японнар, ә русиялеләр бронза алачак.

— Шәхсән минем илебезне судта кем яклаганын беләсем килә. Конкрет кем яклаган? Фамилияләр, исемнәр. Алар моңа кадәр нәрсә яклаганнар, нинди эшләрдә һәм процессларда җиңгәннәр? Бу нинди фирма? Бу дәүләт әһәмиятендәге эш. Ни өчен бернәрсә дә эшли алмаган ниндидер билгесез фирма Камилә Вәлиева мәнфәгатьләрен яклаган? Бу нинди яклаучылар? Бик күп сораулар бар, аларга җавап алырга теләр идем, — ди Тарасова.

Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында Русия җыелма командасына команда ярышларында алтын медаль яуларга ярдәм итте. Шәхси турнир алдыннан Русия чемпионатыннан фигуристканың допинг пробасында тыелган препарат триметазидин табылуы билгеле була. CAS аны уеннарның шәхси ярышларына кертте, анда Камилә дүртенче урын алды.

Команда турниры призерларын бүләкләү тантанасы әлегә кадәр уздырылмаган.

 

 

Фото: metaratings.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: