-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
3 февраль , 09:50

“Янымда булганыгыз өчен рәхмәт!”

Камилә Вәлиева дисквалификация алганнан соң беренче тапкыр пост язган.

“Янымда булганыгыз өчен рәхмәт!”
“Янымда булганыгыз өчен рәхмәт!”

Русия фигуристкасы Камилә Вәлиева дүрт елга дисквалификация алганнан соң беренче тапкыр элемтәгә чыкты. Спортчы “telegram”да пост бастырган.

Ул үзенең плакаты белән фото урнаштырган һәм пост язган.  “Камилә, син безнең алтыныбыз! " сүзләре язылган искиткеч матур баннер торак йортларның берсен бизәп тора.

"Янымда булганыгыз өчен рәхмәт. Терәк булуыгыз өчен дә", — дип язган бик күпләрнең яраткан фигуралы шуу остасы.

1 февральдә Вәлиева дисквалификациядән соң беренче тапкыр халык арасына чыкты. Ул Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) Мәскәүнең ЦСКА һәм Түбән Новгородның «Торпедо» командалары арасындагы матчында булды.

29 гыйнварда Русия спортчысын, допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле, дип таптылар. Спорт арбитраж суды (CAS) Русия спортчысы Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләде.

Камилә Вәлиеваның 2021 елның 25 декабреннән башлап барлык ярыш нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Шул исәптән, бу чорда чыгыш ясаганда яуланган титуллар, бүләкләр, медальләр һәм приз бүләкләре дә.


Фото:metaratings.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: