+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль , 16:00

Укучылар йөзәргә өйрәнә

Хөкүмәт балаларны йөзүгә өйрәтү турында программа кабул итте.

Укучылар йөзәргә өйрәнә
Укучылар йөзәргә өйрәнә

Илдә балаларны йөзүгә өйрәтү һәм балалар бакчаларында, лагерьларда һәм мәктәпләрдә тиешле шартлар булдыру турында карар кабул ителгән. Моның өчен ил Хөкүмәте “Йөзү һәркем өчен” программасын раслады. Ул 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Программаны раслау турында боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Русия төбәкләрендә мондый программалар эшли, хәзер балаларны йөзәргә өйрәтү эше бөтен илне колачлаячак. Хөкүмәт боерыгы буенча, бассейннар булган мәктәпләрдә йөзәргә өйрәнү икенче сыйныфтан башланачак. Шулай итеп, 2030 елга мондый мәктәпләрдә йөзә белгән укучылар өлеше 80 процентка кадәр булырга тиеш.

"Гомумән алганда, программада каралганча, алдагы алты елда 12,5 миллион бала йөзү буенча дәресләр алачак, шул исәптән 124 мең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар”, — диелә Хөкүмәт сайтында.

Моннан тыш, имзаланган боерык белән программаны гамәлгә ашыру планы расланды. Әйтик, агымдагы елның беренче кварталында ук 14 төбәктә балаларны йөзүгә өйрәтү буенча пилот программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Аларда бассейннарда дәресләр оештыруга социаль заказ формалаштырылачак. Шулай ук план нигезендә йөзүгә өйрәтү һәм  балалар белән эшләүче тренерларның квалификациясен күтәрү буенча гамәлдәге төбәк программаларына төзәтүләр кертеләчәк.

Билгеле булуынча, 2022 елда Уфада “Барысы өчен дә йөзү”проекты старт алды. Проектны республика гранты ярдәмендә Башкортстанның спорт министрлыгы гамәлгә ашыра. Дәресләр мәктәп укучылары өчен бушлай үткәрелә.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: