-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль , 15:20

Камилә Вәлиева урынына кем чыгачак?

Тиздән Этери Тутберидзеның "Боздагы чемпионнар" шоуы башлана.

Камилә Вәлиева урынына кем чыгачак?
Камилә Вәлиева урынына кем чыгачак?

Олимпия уеннарының көмеш призеры фигуралы шуу остасы Александра Трусова Этери Тутберидзеның "Боздагы чемпионнар" шоуында Камилә Вәлиеваны алыштырырга тиеш, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Яклар хезмәттәшлек турында алдан килешүгә ирешкәннәр. Билгеле булуынча, Александра Трусова Евгений Плющенко шоуында даими катнаша. Спортчының Тутберидзе турында чыгыш ясавына ул яктан каршылык булмаска тиеш, диләр.  

"Александра — безнең фигуралы шууда Тутберидзе һәм Плющенко белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап кала алган бик аз спортчыларның берсе", — ди агентлыкның бер әңгәмәдәше.  Бер як та аның икенче як белән хезмәттәшлегенә каршы түгел.

Тутберидзе шоу туры агымдагы елның яз айларында узачак.

Шушы көннәрдә оештыручылар Камилә Вәлиеваның турда чыгыш ясамаячагы турында игълан иткәннәр иде.

 

Фото:oglavnom.su

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: