Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль , 14:30

Камиләбез Путин белән янәшә басып торды

Яраткан спортчыбыз Казанда “Киләчәк уеннары” н ачу тантанасында Президент янында булды.

Камиләбез Путин белән янәшә басып торды
Камиләбез Путин белән янәшә басып торды

Камилә Вәлиева Казанда “Киләчәк уеннары” н ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин янында булды.

Өч тапкыр Олимпия чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Ирина Роднина белдерүенчә, Владимир Путинның фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны “Киләчәк уеннары”н ачу тантанасында үзе янына бастыруы, яшь спортчыга авыр вакытта терәк булуын  аңлата. Бу хакта “Матч ТВ” хәбәр итә.

Гыйнвар ахырында CAS Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. 17 яшьлек спортчының нәтиҗәләре 2021 елның 25 декабреннән алып юкка чыгарылды.

— Әйе, Владимир Владимирович Камилә Вәлиевага шулай итеп терәк булуын белдерде! Миңа калса, бөтен ил аңа теләктәшлек күрсәтте. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, — диде Ирина Роднина.

"Киләчәк уеннары" 21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда уза. Спорт программасы Казанда һәм Сочида 10 спорт объектында 21 дисциплинада ярышларны үз эченә ала.

 

Фото: s0.rbk.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: