Барлык яңалыклар
Спорт
1 март , 12:00

Камилә Вәлиеваның намуслы исеме өчен көрәшергә кирәк!

Швейцария Федераль югары суды Русия фигуристкасының эше буенча апелляция теркәгән.

Камилә Вәлиеваның намуслы исеме өчен көрәшергә кирәк!
Камилә Вәлиеваның намуслы исеме өчен көрәшергә кирәк!

СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова Швейцария Федераль югары судының Русия фигуристкасы Камилә Вәлиева эше буенча апелляция теркәве турындагы хәбәргә шулай дип җавап бирде.

"Апелляция билгеле бер нәтиҗәгә китерер дип өметләник. Камилә Вәлиеваның намуслы исеме өчен ахырга кадәр көрәшергә кирәк дип саныйм", — диде билгеле тренер. Бу хакта “Sport24”  хәбәр итә.

Билгеле булуынча, Спорт арбитраж суды (CAS) 29 гыйнварда Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде һәм 2021 елның 25 декабреннән аның нәтиҗәләре юкка чыгарылды.

 

 

Фото: sportmail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: