+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 март , 11:15

“Мин допинг кулланмадым!”

Камилә Вәлиева беренче тапкыр үз кичерешләре белән бүлешкән.

“Мин допинг кулланмадым!”
“Мин допинг кулланмадым!”

Русия фигуристкасы Камилә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне аңлы рәвештә бозмаган. Бу хакта ул Япониянең NHK каналына документаль фильм өчен интервью биргәндә белдерә.

"Шуны әйтә алам, мин аңлы рәвештә допинг кулланмадым. Без РУСАДА [Русиянең допингка каршы агентлыгы] курсларын үтәбез, мин кагыйдәләрне максималь рәвештә үтәргә тырыштым. Чөнки Олимпия уеннарына әзерләндем һәм үземне искиткеч спорт бәйрәменә барам дип көйләдем. Бу урын өчен син озак эшлисең һәм бик озак тырышасың. Һәм анда килгәч, кызганычка каршы, син башка хисләр аласың һәм башка мөнәсәбәт тоясың", — диде Вәлиева.

Билгеле булуынча, Спорт арбитраж суды (CAS) 29 гыйнварда Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде һәм 2021 елның 25 декабреннән аның нәтиҗәләре юкка чыгарылды.

30 гыйнварда Халыкара конькида йөгерүчеләр берлеге Пекинда олимпиаданың команда турниры нәтиҗәләрен яңадан карап чыкты, Русия җыелма командасын беренче урыннан өченчегә күчерде.

 

Фото: s0.rbk.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: