Барлык яңалыклар
Спорт
5 март , 10:00

Камилә Вәлиева Кытайга китә...

Яраткан фигуристкабыз алдагы планнары белән бүлеште.

Камилә Вәлиева Кытайга китә...
Камилә Вәлиева Кытайга китә...

Бик күпләрнең яраткан фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Кытайда узачак боз шоуында катнашачак. Бу хакта спортчы журналистларга Бөтендөнья яшьләр фестивалендә сөйләде.

"Без әлеге вакытта Кытайда бик кызыклы тамаша әзерлибез. Мактану булса да шуны әйтәм, бозда төп рольне мин башкарачакмын, ә калган вакыйгалар минем тирәдә барачак. Искиткеч биючеләр, артистлар, музыкантлар катнашачак, алар барысы да сәхнәдә булачак. Бик масштаблы тамаша әзерлибез, барысы да килеп чыгар һәм кызыклы булыр дип өметләнәм", — ди Камилә Вәлиева.

Фигуристка белдерүенчә, бу искиткеч шоу Кытайда гына түгел, башка урыннарда да көтелә.

Әмма шул ук вакытта Камилә Вәлиева кино һәм телевизион проектларга кастингларга йөри. Ул бу яклап та үсәргә уйлый.

 — Спорттан тыш беренче планнарым — мәктәпне тәмамлау, БДИ тапшыру, университетка укырга керү, — ди Камиләбез.


Фото: championat.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: