+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март , 15:30

Әфарин, Зарина! Горурланабыз!

Башкортстанның яшь спортчысы Русия беренчелегенә чаңгы ярышларында искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән.  

Әфарин, Зарина! Горурланабыз!
Әфарин, Зарина! Горурланабыз!

Русия укучыларының XII кышкы спартакиадасы финалында Башкортстанның яшь спортчысы Зарина Котлымбаева искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән.

Сочида узган чаңгы ярышларында Зарина  5 чакрымга шәхси узышта – бронза, шулай ук 10 чакрымга масс-стартта алтын медаль яулаган. Соңгы 25 елда мондый уңышка ирешүчеләр булмаган.

Билгеле булуынча, Зарина Котлымбаева Учалы спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, Башкортстан җыелма командасы әгъзасы. Спортчының тренеры – Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре Равил Надыйм улы Язареев.

Якташыбызны матур уңышы белән котлыйбыз! Яңа спорт җиңүләре телибез!

 

Фото: minsport_rb

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: