+7 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 апрель , 10:50

Олимпия чемпионы Камилә Вәлиевага — 18 яшь!

Яраткан спортчыбызга иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Олимпия чемпионы Камилә Вәлиевага — 18 яшь!
Олимпия чемпионы Камилә Вәлиевага — 18 яшь!

Кичә бик күпләрнең яраткан фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева 18 яшьлек юбилеен билгеләде.

Камилә Вәлиева 2006 елда Казанда туган. Ул кечкенәдән Спорт сараенда фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый, ә аннары Мәскәүгә күченә, анда Этери Тутберидзе төркеменә эләгә.

Белгечләр һәм тренерлар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Камилә хәзерге фигуралы шууны икегә, моңа кадәр булган һәм бүгенге чорга бүлгән. Өлкәннәр карьерасындагы чагу старты аркасында ул күп кенә үзенчәлекләрне яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә. Камилә Вәлиева үзендә җиңеллек, грация һәм музыка хисләрен катлаулы сикерү контенты белән берләштерә белүче берничә фигуристларның берсе ул. Ул өчле аксель һәм дүртле сикерүләрне бик җиңел башкара.

Әмма Камилә Вәлиеваның абруена Олимпиадада допинг-скандалы тәэсир итте, анда әлегә кадәр күп кенә билгесезлекләр бар. Тикшерү нәтиҗәсендә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләделәр.

Камилә хәзер рәсми стартларда катнашмаса да, ул Русия «фигуралы шууының» примасы булып кала. Ул үз образын актив үстерә һәм күптән түгел яңа сезонда Беренче каналдагы шоуны алып барачагын белдерде.
Камиләне туган көне белән ихлас котлыйбыз һәм яраткан спортчыбызга уңышлар телибез!

 

Фото: metaratings.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: