+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
16 Май , 15:40

Камилә Вәлиева берничә роль башкарачак

Аның белән бергә чыгыш ясаган спортчылар санкциягә эләкмәсме?

Камилә Вәлиева берничә роль башкарачак
Камилә Вәлиева берничә роль башкарачак

Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, дисквалификацияләнгән Камилә Вәлиева белән җәйне бер шоуда чыгыш ясаучы фигуристларга санкцияләр кертелмәячәк.

"Әгәр дисквалификацияләнгән спортчы башка фигуристларга карата спортчы буларак эшчәнлек алып бармый икән, мондый үзара бәйләнеш тыелган хезмәттәшлеккә керми”, — дип белдерә РУСАДА.

13 майда Камилә Вәлиеваның Татьяна Навка шоуында берничә роль башкарачагы турында мәгълүмат барлыкка килде.

Билгеле булуынча, гыйнварда Спорт арбитраж суды Русия спортчысын допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. Ул шулай ук 2021-22 сезоныннан бирле яулаган барлык бүләкләреннән мәхрүм ителә, алар арасында Европа чемпионатының алтын медале һәм команда турнирында Олимпия чемпионы титулы да бар.

Элегрәк Камилә Вәлиева “WADA” ризалыгы белән Навка шоуында чыгыш ясаячак дип хәбәр ителгән иде.

 

Фото: mtdata.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: