-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
1 сентябрь , 09:15

Чемпионнар тагын да күбрәк булсын!

Уфада яшь спортчылар тәрбияләнәчәк уникаль Көрәш сарае ачылды.

Чемпионнар тагын да күбрәк булсын!
Чемпионнар тагын да күбрәк булсын!

Кичә Уфаның 450 еллык юбилее уңаеннан бик күп чаралар узды. Республика өчен зур әһәмияткә ия вакыйгаларның берсе башкалада Көрәш сарае ачылу булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. шулай ук мөхтәрәм кунаклар - Абхазия Президенты Аслан Бжания, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

“Әлеге спорт комплексы илебез данын яклаган һәм яклауны дәвам иткән, балаларыбызга үрнәк булган тренерларыбызга, бөек спортчыларыбызга хөрмәт билгесе. Көрәш сараеның төп үзенчәлеге-күпфункцияле булу. Биредә универсаль, тренировка, тренажер заллары, гомуми физик әзерлек заллары, бассейн бар.

Сарайда спорт көрәше, самбо, дзюдо, милли көрәш буенча халыкара, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярышлар уздырырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, көрәш төрләрен Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков мәңгеләштерде – Көрәш сараен скульптура ансамбле белән бизәде.

Без аңлы рәвештә Көрәш сараен шәһәрнең тарихи үзәгендә түгел, ә үсеп килүче яшь микрорайонда, балалы гаиләләр күп булган яңа төзелешләр барган урында урнаштырдык. Безнең максат – мөмкин кадәр күбрәк малайлар спортка килсеннәр, сәламәт, нык кешеләр булып үссеннәр, характерларын чыныктырсыннар һәм тормыш турында дөрес күзаллаулары булган чын патриотлар булып үссеннәр.

Башкортстанда көрәш һәрвакыт мактаулы булды, традицияләребез яхшы, без бер генә чемпион тәрбияләмәдек. Ышанам, хәзер  алар тагын да күбрәк булачак”, - дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Бинаның гомум мәйданы - 28 мең квадрат метр. Анда 3400 тамашачыга исәпләнгән амфитеатрлы универсаль зал, 18 келәмле биш заллы спорт көрәше мәктәбе, спортчылар өчен кунакханә, конференц-зал, медицина-тернәкләндерү үзәге, шулай ук спа-комплекс һәм бассейн бар. 

Яңа комплекста быел октябрьдә беренче зур чара – “Русия - спорт державасы” ХII халыкара форумы узачак.

 

Фото:glavarb.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: