+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 сентябрь , 11:40

Ярый әле вакытында табиблар кулына эләккән

Уфада хоккейчы малай талаксыз кала язган.

Ярый әле вакытында табиблар кулына эләккән
Ярый әле вакытында табиблар кулына эләккән

Башкалада хоккей белән шөгыльләнүче малайны ашыгыч рәвештә 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсенең хирургия бүлегенә китергәннәр. Малай уен вакытында ябык корсак җәрәхәте алган.

Табиблар аның талагына зур зыян килүен, гематома барлыгын билгеләгән.  Бу күренеш җитди кан китүгә китерергә мөмкин, бигрәк тә физик активлык вакытында, шуңа да табиблар баланы дәваханәдә калдырырга карар итә.

Куркыныч булуга карамастан, күпчелек очракта балаларда мондый җәрәхәтләр операция таләп итми. Әмма стационар күзәтү – мәҗбүри.

Табиблар билгеләвенчә, дәвалану вакытында физик активлыкны чикләү, даими тикшерүләр, утратавыш диагностикасы нәтиҗәсендә бала тиз арада савыгып, дәваханәдән чыккан.  

Спорт белән шөгыльләнүче балалар арасында төрле җәрәхәтләр алу еш очрый. Мондый вакытта кул селтәргә, үзаллы дәваларга, вакытны сузарга ярамый. Иң яхшысы – табибка күренү һәм вакытында дәвалану. Балаларыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, әти-әниләр.

 

Фото:17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: