-11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь , 15:50

Кумирың белән футбол уйныйсың киләме?

Актив үсмерләр танылган шәхесләр белән бер мәйданда футбол уйнаячак.

Кумирың белән футбол уйныйсың киләме?
Кумирың белән футбол уйныйсың киләме?

22 октябрь көнне Республика балалар-үсмерләр футбол үзәгендә "Алга, Башкортстан!” медиа футбол чемионаты узачак.

Чараны “Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Башкортстанның Спорт министрлыгы, “РОСМОЛ” компанияләр төркеме, шулай ук “Уфа” футбол клубы оештыра.

Чемпионат кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән Башкортстанның танылган шәхесләре арасында шоу-матчлар узачак. Командалар составында Олимпия чемпионнары, танылган артистлар, шулай ук җәмәгатьчелек фикере лидерлары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре булачак. Чемпионатта җиңүдән тыш, төрле челленджларда катнашу, җиңү, бүләкләр оту мөмкинлеге булачак. Алар матчлар арасында җанатарлар өчен, шулай ук медиа футболның туры эфиры тамашачылары өчен үткәреләчәк. Автографлар алу, конкурслар һәм турнир вакытында медианың төрле трендлары - шулай ук ярышларның бер өлеше.

–  Медиа футбол чемпионаты - ул яландагы матч кына түгел, бу идеяләр, хис-кичерешләр һәм илһам алмашу өчен чын платформа. Без ышанабыз, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, танылган шәхесләр белән очрашып, уникаль атмосфера тудырачак, анда спорт дәрте чын ихласлык һәм файдалы эшләр башкарырга омтылыш белән берләшәчәк. Әлеге проект төрле буыннар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытып кына калмыйча, яшьләрне актив эшләргә рухландырачак”, – дип ассызыклады чараның мөһимлеген  “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов.

Медиа шәхесләр катнашлыгындагы матчлардан тыш, тамашачылар өчен интерактив зоналар оештырылачак, кунаклар кумирлардан һәм үз эшенең профессионалларыннан осталык дәресләрендә бәяләп бетергесез тәҗрибә ала алачак.

Барлык яңалыклар “Беренчеләр хәрәкәте”нең рәсми битләрендә бастырылачак: vk.com/mypervie,  шулай ук һәр кешенең, яшенә карамастан, уеннарда  катнашу һәм "Алга, Башкортстан!” медиа футбол чемпионатының 50 дән артык призын оту мөмкинлеге бар.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: