Русия җыелма командасының элекке табибы Филипп Шветский фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның 60ка якын препарат кабул итү турындагы хәбәрне кире какты.
"Санап үтелгән препаратлар спектры спортчының даруларга бәйлелеге турындагы киң таралган мәгълүматка бөтенләй туры килми", - дип "Советский спорт" Шветский хатыннан өзек китерә.
Аның сүзләренчә, әйтелгән мәгълүматларны табибның турнир алдыннан җыелган препаратлар турындагы отчетыннан алганнар, ә аларны кабул итүне раслый торган авыру тарихыннан түгел.
Спорт арбитраж суды (CAS) 29 гыйнварда Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен 2021 елның 25 декабреннән башлап дүрт елга дисквалификацияләде, шулай ук бу датадан аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды.
Янәсе Вәлиева 2020-21 елларда 60ка якын төрле рөхсәт ителгән медицина препаратлары һәм өстәмәләр кабул иткән дип белдергәннәр иде.
Фото: kp.ru