СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова дөньяның фигуралы шуу лидерын атады.
Тарасова Этери Тутбердзеның 17 яшьлек укучысы Аделия Петросянны дөньяның иң яхшы фигуристкасы дип белдерде. Аделия Казанда узган Русия Гран-приеның икенче этабының кыска программасында беренче булды. "Петросян өчле аксель сикерде, бу сезонда кыска программада аның кебек беркем дә сикермәде. Аделиянең чыгышын бик югары бәялим. Барлык кызлар да бүген шактый яхшы шудылар, ләкин Петросян барысыннан да аерылып торды", — дип ассызыклады тренер.
Петросян Гран-приның икенче этабының кыска программасыннан соң 85,67 балл белән алда бара. Икенче урында — Вероника Яметова (74,40), өченче урында — Софья Важнова (68,30).
Узган сезонда Аделия Русия чемпионатын һәм илнең Гран-при финалын отты.
Фото: sportmail.ru