“Бердәм Русия " партиясе самбоны мәҗбүри физкультура дәресе итәргә тәкъдим итә. Әлеге башлангычны Уфада Бөтенрусия самбо көнендә “Русия – Zа самбо” форумының пленар утырышында “Бердәм Русия” партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев яңгыратты. Чарага барлык тубәкләр вәкилләре – 500дән артык кеше җыелды. Алар көрәшнең әлеге төренең роленә һәм аны мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында алга җибәрүгә багышланган ике панель дискуссия уздырды.
"Самбоның мәктәпләрдә физкультураның мәҗбүри дәресләренең берсе булуы турындагы тәкъдим беренче ел гына тикшерелми. Бу проектны бәяләү һәм карау өчен эксперименталь мәйданчык булырга, экспериментны бөтен ил буенча таратырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында уйларга әзер субъектлар бар”, - диде Владимир Якушев.
Тагын бер башлангыч – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына самбо буенча турнирлар уздыру.
Владимир Якушев билгеләвенчә, “Zа самбо” партпроектын гамәлгә ашыруның ике елында да мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында яңа секцияләр ачыла.
"Бүген 600 мең бала мәктәпләрдә самбо үзләштерә. Югары уку йортларында системалы рәвештә 10 меңнән артык студент шөгыльләнә. 85 университет “Студентлар самбо спорт лигасы”ның рәсми ярышларында катнаша. Авылларда 30 меңнән артык кеше шөгыльләнә", - дип белдерде ул.
Владимир Якушев шулай ук “Бердәм Русия” алдында һәр торак пунктта спорт залы һәм самбо секциясе булдыру бурычы торуын искәртте.
Фото: bashinform.ru