-11 °С
Болытлы
Башкортстанның яшь шахматчысы—14 яшькә кадәрге дөньяның иң көчле дүрт шахматчысы арасында. Шушы көннәрдә Бразилиядә үсмер малайлар һәм кызлар арасында дөнья беренчелеге тәмамланды.
"Толпар” спорт клубыннан гамәлдәге Русия чемпионы Ләйлә Табермакова 16 яшькә кадәрге көндәшләре арасында ил данын яклады. 11 партиядән торган турнирда Уфаның яшь шахматчысы 8 җиңү яулап, искиткеч уңышка иреште.
Әлеге яшь төркемендә 37 илдән 65 спортчы көч сынашты.
Ләйлә белән горурланабыз һәм спортчыны бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз!
Фото: "Толпар” спорт клубы сайтыннан.