-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
2 декабрь , 15:05

Берьюлы биш алтын медаль!

Башкортстаның яшь спортчысы иң көчле гимнастлар арасында җиңүгә иреште.

Берьюлы биш алтын медаль!
Берьюлы биш алтын медаль!

Бөтенрусия ярышларында Башкортстанның яшь гимнаст кызы берьюлы биш алтын медаль яулады. Стәрлетамакның олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Полина Дмитриеваның җиңүе турында республиканың Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Полина Обнинскта узган Калуга өлкәсенең губернаторы кубогында катнашты. Турнирга Русиядән, шулай ук Белоруссиядән һәм Монголиядән 250 иң көчле гимнаст килгән иде.

Безнең яшь спортчыбыз күп төрле ярышларда, борыста, бүрәнәдә, ирекле күнегүләрдә һәм терәкле сикерүдә алтын медаль яулады.

Полина Дмитриева белән Елена Кайгулова шөгыльләнә. Яшь спортчыбызны һәм аның тренерын ихлас котлыйбыз!

 

Фото:telegram-канал минспорта РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: