-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
4 декабрь , 22:00

Йөзү – тормыш өчен кирәкле күнекмә!

Ил башлыгы балаларны йөзәргә өйрәтүне дәүләт хезмәтләре исемлегенә кертергә кушты.

Йөзү – тормыш өчен кирәкле күнекмә!
Йөзү – тормыш өчен кирәкле күнекмә!

Русия Президенты Владимир Путин балаларны йөзәргә өйрәтүне дәүләт хезмәтләре исемлегенә кертергә кушты. Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча расланган дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында бастырылган.

“Русия субъектларының башкарма органнарына физкультура-савыктыру хезмәтләрен (шул исәптән балаларны йөзәргә һәм иминлекне тәэмин итүче башка база күнекмәләрен өйрәтү) төбәк дәүләт (муниципаль) хезмәтләре һәм эшләре исемлегенә кертүне тәэмин итәргә тәкъдим итәргә”, — диелә йөкләмәләр исемлегендә.

Үтәлеш өчен җаваплы итеп Владимир Путин Русия субъектларының югары вазыйфалы затларын билгеләде. Дәүләт җитәкчесе үтәлеш турында докладларны 2025 елның 1 маена кадәр көтә.

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: