Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар , 18:15

Алар максатларына таба йөгерде

Бүген Уфада узган “Вәгъдәләр йөгереше"ндә 2,1 мең кеше катнашты.

Алар максатларына таба йөгерде
Алар максатларына таба йөгерде

1 гыйнварда Уфада узган традицион “Вәгъдәләр йөгереше "ндә рекордлы 2,1 мең кеше катнашкан. Бу хакта башкала мэриясе хәбәр итә.

Йөгерү бер үк вакытта шәһәрнең сигез территориясендә узды, аларның иң күпсанлысы Арт-квадрат һәм Ленин исемендәге мәйданда булды. Йөгерүчеләр арасында Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина һәм Паралимпия уеннарының көмеш призеры Анна Кулинич-Сорокина да бар иде.

Билгеле булуынча, “Вәгъдәләр йөгереше" бөтен республика буенча узды. Чара шартлары буенча, йөгерүчеләр стартта үзләренең хыяллары һәм киләсе елга планнары турында язып, 2025 метр йөгерергә тиеш.

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: