+30 °С
Болытлы
Уфа укучысы республикага янә зур җиңүләр белән кайтты. Республика инженерлык лицей-интернаты укучысы Морат Бастанов 17 яшькә кадәрге үсмерләр арасында классик шахмат буенча Русия чемпионы исемен яулады. Сочидагы финалда ул мөмкин булган 9 очкодан 7 очко җыйды.
Морат шахмат белән өч ел элек шөгыльләнә башлаган һәм инде 100 дән артык рейтинг турнирларында катнашып, спорт мастерына кандидат исемен алган. Аның уңышы артында тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм команданың ярдәме ята. Әфарин, Морат!
Фото: "Башинформ"