+2 °С
Кар
Уфа егете Рафаэль Галимов ярышларда 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
Яшь спортчы “Искра”клубында Искәндәр Рәхмәтов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Шунысы шатлыклы, Артем Звягинцев тхэквондо буенча ярышларда 45 килограммга кадәр авырлыкта бронза медаль яулады. Аның тренеры — Александр Козьмин.
Русия беренчелеге Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә узды, турнирда илнең 60 төбәгеннән 788 спортчы катнашты.
Фото Рафаэль Галимовның шәхси архивыннан.