+30 °С
Болытлы
Нефтекамадан авыр атлетика остасы Айсылу Нигъмәтҗанова дүрт ил рекорды куеп, Русия беренчелегендә җиңүче булды.
"Айсылуга нибары 14 яшь... Нинди көчле смена үсә! Молодец!" — дип язган Башкортстан вице-премьеры — спорт министры Руслан Хәбибов телеграм-каналдагы үзенең битендә.
Яшь спортчы Илзирә Усманова җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Айсылуны һәм аның җитәкчесен зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Фото: Спорт министрлыгы сайтыннан.