+1 °С
Болытлы
Стәрлетамактан Полина Дмитриева Русия беренчелегенә күптөрле ярышларда 4 алтын медаль яулады һәм Русиянең абсолют чемпионы булды. Бу хакта Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларга яшь спортчыны тренеры Елена Кайгулова әзерләгән.
Ярыш йомгаклары буенча Башкортстан командасы, Мәскәү командасыннан гына калышып, икенче урынны алды.
Команда составында Стәрлетамак спортчылары Полина Дмитриева, Дарина Федорова һәм Самира Рәхимгулова, шулай ук Уфа кызы Диана Ускова чыгыш ясады.
Фото: Спорт министрлыгы сайтыннан.