Фигуралы шуу остасы Софья Муравьева ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Плющенко академиясе белән хезмәттәшлек итүдән туктаган. Рәсми белдерү социаль челтәрләрдәге мәктәпнең рәсми аккаунтында бастырылган.
Агымдагы елның 10 апреленнән спортчы «Ангелы Плющенко» академиясе командасы өчен чыгыш ясаудан туктый. Килешү баш тренер Плющенко карары буенча фигуристкага финанс дәгъваларыннан башка вакытыннан алда өзелгән. Белдерү астында басылган постта Муравьеваның шәхси имзасы белән гаризасы урнаштырылган, анда ул моның сәбәбен — тренерлык штабы таләпләренә туры килмәве һәм үз бурычларын тиешенчә үтәмәве аркасында дип күрсәтә. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
18 яшьлек Софья «Ангелы Плющенко» академиясендә 2020 елдан бирле шөгыльләнгән. Бу вакыт эчендә ул Русия-2024 чемпионатында көмеш медаль яулаган, Русия Гран-при һәм ISU юниорлар сериясе этапларында җиңгән, шулай ук катлаулы элемент — өчле аксель үзләштергән.
Фото: Maksim Konstantinov/Global Look Press/Global Look Press