Туймазы районында яшәүче Илназ Дәүләтов Уфада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында җиңел атлетика буенча узган Бөтенрусия ярышларында алтын медаль яулаган. Илназның җиңүе турында Адаптив спорт үзәге директоры Айрат Даутов сөйләгән.
"Уфада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылары арасында җиңел атлетика буенча Бөтенрусия ярышлары башланды. Беренче нәтиҗәләр билгеле дә инде. Туймазы районыннан Илназ Дәүләтов илне гаҗәпләндерде. Ул 400 метрга йөгерүдә җиңү яулады", - дип шатлыклы яңалык белән уртаклашты Айрат Даутов.
Терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән затлар арасында җиңел атлетика буенча Бөтенрусия ярышлары 2 - 4 июльдә Уфада уза. Ярышларда Русиянең 24 төбәгеннән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 60 тан артык спортчы катнаша.
Фото: видеодан скрин