+1 °С
Болытлы
«Кожаный мяч – Лига юных футболистов» футбол буенча Бөтенрусия ярышларының финал этабы Салават шәһәрендә узды. Турнирда Русиянең сигез төбәгеннән спортчылар катнашты.
Октябрьский шәһәренең 4нче спорт мәктәбе командасы үз төркемендә беренче урынны яулады һәм Волгоградта узачак Русия Суперкубогында чыгыш ясау хокукын алды. Бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр мэры Алексей Пальчинский хәбәр итте.
Фото:Алексей Пальчинский, Vk