Русиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева якын арада профессиональ карьерасын тәмамларга җыенмавы турында белдерде.
Спортчы тренерлык эшчәнлеген алып бару турындагы сорауга җавап биргән.
«Мин әлегә үземнең профессиональ карьерамны тәмамламыйм, шуңа укучыларым да юк. Андый вакыт та җитәр, мин җитәрлек тәҗрибә туплармын һәм, әлбәттә инде, минем тиешле белемем булыр, дип өметләнәм. Һәм нәкъ менә без моның өстендә төгәл эшләячәкбез», —дип белдергән Камилә Вәлиева.
Шулай ук 19 яшьлек спортчы киләчәктә үзен тренер ролендә күрүен дә әйтә, чөнки бу эшчәнлек аңа бик тә туры килә.
Билгеле булуынча, Халыкара Олимпия комитеты Камилә Вәлиеваны ярышлардан 4 елга читләштерте. Фигуралы шуу остасы 2025 елның декабрендә ярышларда янә катнаша алачак.
Фото: cdnn21.img.ria.ru