Барлык яңалыклар
Спорт
3 октябрь 2025, 15:45

Камиләне көтәбез!

Яраткан фигуралы шуу остасының бозга кире кайтуы турында нәрсәләр билгеле?

Камиләне көтәбез!
Камиләне көтәбез!

1 октябрьдә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның зур спортка быел ук кире кайтырга җыенуы турында билгеле булды.

25 октябрьдән Камилә Вәлиева рәсми рәвештә күнегүләрне яңарта, ә ярышларда 25 декабрьдән катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда 15 яшьлек спортчының Пекиндагы Олимпия уеннарындагы нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Олимпиададан соң эшне карау башланды, аның процессы берничә ел дәвам итте. 2024 елның гыйнварында Халыкара спорт арбитраж суды (CAS) Вәлиеваны 2021 елның 25 декабреннән башлап 4 елга читләштерү турында карар кабул итте.

Ниһаять, дисквалификация вакыты ахырына якынлаша, һәм фигуралы шууны яратучыларның күбесе Камилә бозга кире кайтырмы, дип кызыксына башлады. Күптән түгел Олимпия чемпионы Татьяна Навка Камилә Вәлиева карьерасын аның мәктәбендә тренер Светлана Соколовская җитәкчелегендә дәвам итәчәге турында белдерде.

Сүз уңаеннан, үзенең дисквалификациясе вакытында Камилә Татьяна Навка шоуында чыгыш ясады. Шушы көннәрдә Татьяна Навканың Яңа ел тамашалары расписаниесе билгеле булды. Катнашучылар исемлегендә яшь фигуристканы да күрергә мөмкин. Камилә Вәлиева «Щелкунчик» спектаклендә 12 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр чыгыш ясаячак.

Фото: static.liveresult.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас