Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2025, 15:20

Камиләбез Пекинга оча!

Бу хакта спортчы Telegram-каналда хәбәр итте.

Камиләбез Пекинга оча!
Камиләбез Пекинга оча!

Русия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Татьяна Навканың "Спящая красавица" боз шоуында катнашачак. Бу хакта спортчы Telegram-каналдагы үзенең сәхифәсендә хәбәр итте.

Тамаша 25 октябрьдә Пекинда узачак. Шоуда, шулай ук, 2022 елгы Олимпия чемпионы Анна Щербакова чыгыш ясаячак.

Камиләгә 19 яшь. 2024 елның 29 гыйнварында спорт Арбитраж суды Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләде. Фигуралы шуучы рәсми рәвештә күнегүләргә 25 октябрьдән соң керешергә мөмкин. Элегрәк язуыбызча, Камилә Вәлиева карьерасын Навка мәктәбендә Светлана Соколовская төркемендә яңартырга ниятли.

Анна Щербаковага 21 яшь, 2022 елгы Олимпиада алтыныннан тыш, ул дөнья (2021) һәм Европа (2022) чемпионатларында җиңүче буларак билгеле.

 

Александр Демьянчук/ТАСС

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас