Барлык яңалыклар
Спорт
26 октябрь 2025, 09:25

Навка: Вәлиева халыкара мәйданга кайта

Камиләне яратучы тамашачалары бу көнне түземсезләнеп көтте.

Навка: Вәлиева халыкара мәйданга кайта
Навка: Вәлиева халыкара мәйданга кайта

Бу көннәрдә Пекинда бозда биюләр буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навканың "Спящая красавица. Легенда двух королевств" шоуы уза. Шоуда Камилә Вәлиева да чыгыш ясаячак, ул дисквалификациядән соң карьерасын кире яңарту турында карар кабул иткән иде.

"Без Кытайга инде берничә ел килергә планлаштырган идек һәм, ниһаять, монда килеп җитүебезгә бик шатбыз. Безнең команда составында 50дән артык кеше килде. Кытай тамашачыларын гаҗәпләндерү һәм шатландыру өчен 2 ай дәвамында Кытайга 80гә якын костюм, күпсанлы декорацияләр китерелде ", — дип белдерә Навка.

"Мин Кытай тамашачысын яңадан күрү һәм, әлбәттә инде, шууның югары осталыгын күрсәтү һәм барлык тамашачыларга һәм фигуралы шуу җанатарларына уңай хис-кичерешләр бүләк итү өчен түземсезлек белән бозга чыгуны көтәм", — дип уртаклашты Камилә Вәлиева.

Навка билгеләп үткәнчә, хәзерге тамаша "Камилә Вәлиеваның халыкара аренага кайтуы" һәм дүрт елдан соң киңкүләм чарада беренче чыгышы булачак.

 

Фото: Артем Иванов/ТАСС

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас