Барлык яңалыклар
Спорт
29 октябрь 2025, 16:15

Алинә, Камилә, Динә...

Татар кызлары фигуралы шуу буенча һәрвакыт алда!

Алинә, Камилә, Динә...
Алинә, Камилә, Динә...

Фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның беренче этабында Этери Тутберидзе командасында шөгыльләнүче Динә Хөснетдинова бронза медаль яулады. Ярышлар 24-27 октябрьдә Магнитогорск шәһәрендә узды.

Спортчы хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча беренче урынга — Аделия Петросян, икенче урынга Анна Фролова чыкты.

Татарстан кызы Динә Хөснетдинова 204,76 балл җыеп, өченче урынга лаек булды. Билгеле булуынча, Динә Тутберидзе командасына Казаннан җәйне генә күчкән. Шунысы игътибарга лаек, 16 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева кебек матур нәтиҗәләр күрсәтә.

Ярышларның икенче этабы 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Красноярскида узачак. Фигуралы шуу буенча Русия Гран-приеның өченче этабы исә Казанда 7-10 ноябрьдә узачак.

Фото: tatar-inform.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас