Уфаның «Толпар» спорт клубы тәрбияләнүчеләре Бөтенрусия ярышларында алдынгы урыннар яулый, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.
Николай Мелешко 21-26 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә узган шахмат буенча 2025 елгы Русия Кубогы этабының Бөтенрусия ярышларында җиңүче булды. Яшь шахматчы 9 мөмкинлектән 8,5 очко җыйды һәм 11 яшькә кадәрге малайлар арасында беренче урынны яулады. Николай Мелешко Башкортстаннан бердәнбер катнашучы булды һәм искиткеч нәтиҗәгә иреште. Турнирда ул бер партиядә дә оттырмады, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Фото: «Толпар» спорт клубы сайтыннан.