Уфаның Ә. Ш. Фәйзуллин исемендәге 39нчы гимназия укучысы Алинә Үтәшева Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нәфис гимнастика буенча халыкара ярышларның абсолют чемпионы булган.
Яшь гимнаст кыз 6нчы сыйныфта укый, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Дәрәҗәле турнир Дубай шәһәрендә узган. Алинә үз яшь категориясендә абсолют җиңүче булган.
Яшь спортчыны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа алга таба да зур уңышлар телибез.
Әйткәндәй, Алинә – Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшеваның оныгы. Оныкларның матур уңышлары дәү әни өчен дә зур горурлык ул!
Фото: 39нчы гимназия сайтыннан