Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) Русия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева вәкилләренә суд карары өчен компенсация сыйфатында аннан акча түләтү турында хат җибәргән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза ТАСС.
"Без Швейцария федераль суды карарын игътибарга алдык. Безнең адвокат спортчы вәкилләренә суд карары нигезендә аннан акча түләтүне сорап хат җибәрде", — дип хәбәр итәләр Бөтендөнья допингка каршы агентлыкта.
Билгеле булуынча, 30 октябрьдә Швейцариянең федераль суды Камилә Вәлиева эше буенча Спорт арбитраж суды карарын яңадан карау турындагы үтенечне кире какты. Суд фигуристканы 7 мең Швейцария франкы (якынча 700 мең сум), шулай ук Халыкара тимераякта шуучылар берлегенә һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлыкка 8әр мең Франк (гомумән алганда 23 мең Франк-2,3 миллион сумга якын) компенсация түләргә мәҗбүр иткән.
Фото: "ТАСС"