13 яшьлек Уфа укучысы бер атна эчендә ике дөнья чемпионатында җиңгән.
Башкаладагы 94нче лицейның 7нче сыйныф укучысы , Yakudza Gym Premium клубында шөгыльләнүче Булат Әхмәтҗанов 2 ноябрьдә Русия җыелма командасы составында грэпплинг спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә катнашкан. Яшь спортчы 4 көрәш катнашып, 1нче урын алган.
Булат Грециядән турыга Бангкокка очкан. Анда ул 8 ноябрь көнне Русия җыелма командасы составында джиу-Джитсу буенча шулай ук дөнья беренчелегендә катнашты. Биредә дә дүрт көрәш нәтиҗәләре буенча Булат 1 урын яулаган.
Башкортстан спортчылары булдыра, әфарин!
Фото: 94нче лицей сайтыннан