Казанда бүген фигуралы шуу буенча Гран-при этабы ярышлары узды. Хатын-кызлар турнирында16 яшьлек Динә Хөснетдинова җиңү яулады, аның өчен бу карьерасында өлкәннәр арасында Гран-прида беренче җиңү.
Спортчы ике өчле аксель һәм башка катлаулы элементларны уңышлы башкарып, ирекле программаны чиста үтте . Чыгышы өчен ул 145,51 балл алды — бүгенге көннең көннең иң яхшы нәтиҗәсе булды ул. Динә Хөснетдинова ике программада 218,01 балл җыйды һәм турнирда алтын медаль яулады.
Динә Татарстанның Зәй районы Аксар авылында туган. Ун яшендә ул Казанга күчеп килә, анда ул «Стрела» мәктәбендә тренер Надежда Заякинада шөгыльләнә. Агымдагы елның августында фигуристка Этери Тутберидзе төркеменә күчкән — бу карарны элекке тренеры белән бергә кабул иткәннәр.
Турнирның көмеш медале — Дарья Садковада, ул да Тутберидзе командасында шөгыльләнә. Өченче урынны Петербург кызы Анна Фролова алды.
Фото: kpcdn.net