Башкортстанның яшь спортчысы джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатында бронза яулаган.
Уфаның 96нчы лицееның 6нчы сыйныф укучысы Злата Мыльникова Таиланд башкаласында узган джиу-джитсу буенча дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган. Бу хакта шәһәрнең Совет районы хакимияте башлыгы Айдар Бәзгетдинов белдерде.
Яшь спортчы Русия җыелма командасы составында чыгыш ясаган.
"Без аның казанышы белән горурланабыз һәм чын күңелдән яңа җиңүләр, яңа спорт уңышлары, сайланган спорт төрендә алга таба үсеш телибез. Аның үрнәге балаларыбызны яңа казанышларга рухландырсын һәм үз көчләренә ышанычны ныгытсын!",- дип язган хакимият башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Фото: Айдар Бәзгетдинов, ТГ