Халыкара Олимпия комитеты Русия фигуристлары Аделия Петросян һәм Петр Гуменникның 2026 елгы Олимпиадада нейтраль статуста катнашуга кертелүен раслады. Бу хакта Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Петросян һәм Гуменник сентябрьдә Пекинда квалификация турнирында җиңделәр һәм Олимпиадага сайландылар. Шуннан соң спортчылар Олимпия уеннарына кертү һәм чакыру өчен Халыкара Олимпия комитеты махсус комиссиясенең карарын көтәргә тиеш иде.
Петросян һәм Гуменниктан тыш, Русиялеләрдән Олимпиадага ски-альпинист Никита Филиппов сайлап алынды. Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Уеннарга кертелгән нейтраль спортчылар исемлеге яңартылачак. Олимпиадага чакыруны шулай ук Белоруссия фигуралы шуучысы Виктория Сафонова да алган.
Аделия Петросянга 18 яшь. Ул ике тапкыр Русия чемпионы. Петр Гуменникка 23 яшь, ул Русия чемпионатларының көмеш һәм бронза призеры һәм Русия Гран-при финалларының ике тапкыр җиңүчесе.
Олимпия уеннары 6-22 февральдә Италиядә узачак.
Фото: ТАСС.