Продюсер һәм хореограф Илья Авербух әйтүенчә, Русиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева киләчәктә «Ледниковый период» проектында катнашырга вәгъдә иткән.
"Мин бу проектны бик яратам, һичшиксез киләчәкмен, әмма быел түгел, диде Вәлиева. Без аның карарына зур җылылык һәм хөрмәт белән карыйбыз », — дип белдерә Илья Авебух. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Күптән түгел Камилә Вәлиеваның 31 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Мәскәүдә узачак сикерү буенча Русия чемпионатында чыгыш ясаячагы билгеле булды.
Билгеле булуынча, допинг кагыйдәләрен бозган өчен дисквалификацияләүнең дүрт еллык срогы 2025 елның 25 декабрендә тәмамланды. Әлеге вакытта фигуристка Светлана Соколовская җитәкчелегендә Татьяна Навка мәктәбендә шөгыльләнә.
Камиләгә уңышлар телик, дуслар.
Фото: mf.b37mrtl.ru