Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль , 10:40

Сез дә Камиләне көтә идегезме?

Бүген Беренче каналдан Русия чемпионатының ярымфиналын карарга онытмагыз.

Сез дә Камиләне көтә идегезме?
Сез дә Камиләне көтә идегезме?

Дисквалификациясе тәмамланганнан соң ярышларга кире кайткан Русия фигуралы шуучы Камилә Вәлиева үзенең беренче турнирында ук осталыгын югалтмавын күрсәтте. Бу ялларда Мәскәүдә уза торган сикерү буенча уникаль Русия чемпионатында ул ярымфиналга үтте.

Регламент нигезендә, ялгыз шуучылар 1 минут 15 секунд эчендә ике сикерү һәм бер каскад башкарырга тиеш иде. Ярымфинал стадиясенә 10 катнашучының алтысы үтте. Шулай итеп, көрәшне Алиса Двоеглазова, Мария Захарова, Динә Хөснетдинова, Камилә Вәлиева, Дарья Садкова һәм Софья Муравьева дәвам итә.

Алты ай элек яшь әни булган 2022 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Александра Трусова үзенең дебют турнирында тугызынчы нәтиҗә күрсәтте.

«Миңа ышанган барлык җанатарларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Ниһаять, мин монда! Хисләрне аңдатып бетереп булмый. Миңа калса, бу – соңгы вакытта минем тормышымда булган иң шәп вакыйга" — диде Камилә Вәлиева туры эфирда.

Яраткан спортчыбызга уңышлар телибез!

Фото: rg.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас