Русия фигуралы шуу остасы Петр Гуменник кыска һәм ирекле программалар нәтиҗәләре буенча 271,21 балл җыйды һәм алтынчы урын алды. Беренче урынга Казахстан фигуристы Михаил Шайдоров чыкты. Икенче һәм өченче урыннарны Япония спортчылары Юма Кагияма һәм Шуно Сато бүлеште. Ир-егетләр арасында ярышларның берсүзсез фавориты саналган америкалы Илья Малинин ирекле программада җитди хаталар җибәреп, сигезенче позициягә төште.
Олимпиаданың хатын-кызлар турниры 17 һәм 19 февральдә узачак. Фигуралы шуу буенча Русия чемпионы Аделия Петросян икенче булып чыгыш ясаячак. Аделиягә уңышлар телик, дуслар!
Фото: Михаил Терещенко/ ТАСС